«Рәхәт» үзәгендә хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч эшли

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтлесе» XI республика конкурсының финалы 26 майда Яр Чаллы шәһәренең «Жемчужина» профсоюз шифаханәсендә узды.

Бюджет өлкәсе учреждениеләре арасында 1 урынны Яшел Үзән районының «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге алды. Учреждениенең хезмәтне саклау буенча вәкаләтлесе Энҗе Шакирова.

Конкурста республиканың төрле тармаклары предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәтне саклау буенча 16 вәкаләтлесе катнашты. Традицион рәвештә конкурс ике этапта уза. Башта ТР Профсоюзлар федерациясенең баш техник хезмәт инспекторы Ирина Андина җитәкчелегендәге махсус конкурс комиссиясе җирле вәкилләрнең эшен предприятиеләргә һәм оешмаларга чыгып бәяләде, аларның эшчәнлеге һәм конкурска юнәлдерелгән материаллар белән танышты. Иң яхшылары финалга чыкты.

Финалистларны плакатлар конкурсы һәм дүрт традицион бирем көтте.

Бүләкләү тантанасында шулай ук «Хезмәт өлкәсендә иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыруга зур өлеш керткән өчен» «Рәхәт» үзәге директоры Ольга Пыжовага һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе Әлфия Субаевага рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International