Бүген министр Эльмира Зарипова эш визиты белән Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында булды. Ведомство башлыгы учреждение хезмәткәрләре белән аралашты, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү шартлары белән танышты.
Югары Ослан районы территориясендә Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре конкурслар белән күңел ачу мәйданчыгы оештырдылар.
1 июньдә Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» рухи комплексы төзелешенә старт бирелде. Комплекс мәчет һәм православие гыйбадәтханәсеннән торачак. Яңа объектны булдыру идеясе РБКХ пациентларының ата-аналарыннан килеп ирешкән.
Шушы көннәрдә Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына эш визиты белән район башлыгы Ленар Нургалиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов килде.
27 майда Минзәлә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәп базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының республика этабы узды.
31 майда Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булды. Аны Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм район социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова озатып йөрде.
Балаларны яклау көнендә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре бәйрәмгә килә алмаган кечкенә дусларына кунакка килделәр.
Җәйнең беренче көнендә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Күңелле клоуннар бәйрәм атмосферасын тудырды. Алар балаларны бәйрәм белән котларга килгән иде.
Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды. «Балачак утравы» дип аталган чара саф һавада узды, анда тернәкләнү курсын үтүче тәрбияләнүчеләр катнашты.
1 июньдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бәхетле балачак» дигән лозунг астында бәйрәм узды.