Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» рухи комплексы төзеләчәк

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

1 июньдә Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә «Тыныч бакча» рухи комплексы төзелешенә старт бирелде. Комплекс мәчет һәм православие гыйбадәтханәсеннән торачак. Яңа объектны булдыру идеясе РБКХ пациентларының ата-аналарыннан килеп ирешкән.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты. Ул ата-аналар һәм балалар белән аралашты. Алар өчен Балаларны яклау көне уңаеннан төрле чаралар оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International