Шушы көннәрдә Әгерҗе районындагы «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына эш визиты белән район башлыгы Ленар Нургалиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов килде. Аларга приют буенча танышу экскурсиясе үткәрделәр, аның барышында кунаклар балаларның яшәү шартларын, дәресләр өчен бүлмәләрне һәм хезмәт белән тернәкләндерү өчен остаханәләрне карадылар, балалар ательесына бардылар. Кунаклар шулай ук ашханәдә булдылар, менюны һәм балаларның туклану сыйфатын җентекләп өйрәнделәр.
Кунаклар приют территориясен төзекләндерү эшләрен билгеләп үттеләр. Балалар мәйданчыгында алар тәрбияләнүчеләрнең хәле һәм кәефе белән кызыксындылар.