31 майда Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева булды. Аны Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева һәм район социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Мясникова озатып йөрде.
Юлия Абдреева учреждение коллективы эше белән танышты, 65 социаль хезмәт алучының яшәү шартларын бәяләде. Шулай ук ул инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатның республика этабында катнашучыларны котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шулай ук министр урынбасары социаль өлкә учреждениеләрендә булды, гражданнарны кабул итте.