1 июньдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бәхетле балачак» дигән лозунг астында бәйрәм узды.
Балачакның төп бәйрәме күңелле узды: музыка мәктәбе укучыларының һәм укытучыларының концерт номерлары, биюләр, аквагрим, спектакль һ. б. Бу көннең иң якты мизгелләрен төшерергә теләүчеләр өчен төрле төстәге шарлар белән фотозона җиһазландырылган иде.
Чараның күңел ачу өлешеннән соң балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм табыны оештырылды. Шулай ук һәр балага бүләк итеп шар һәм аттракцион паркына билет тапшырылды.