Җәйнең беренче көнендә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Күңелле клоуннар бәйрәм атмосферасын тудырды. Алар балаларны бәйрәм белән котларга килгән иде.
Балалар төрле хәрәкәтчән уеннар уйнарга, табышмакларны чишәргә шат булдылар. Тәрбияләнүчеләр шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар, һәркайсы үз талантын күрсәтте.
Бер генә бәйрәм дә сюрпризсыз узмый. Балаларны яклау көне дә искәрмә түгел. Чара дусларча флешмоб белән тәмамланды, ә әкияттәге персонажлар балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.