Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды. «Балачак утравы» дип аталган чара саф һавада узды, анда тернәкләнү курсын үтүче тәрбияләнүчеләр катнашты.

Сәламләү сүзе белән бәйрәмне директор Наталья Трифонова ачты. Җитәкченең котлавыннан соң мәйданга үзәк тәрбияләнүчеләре чыкты. Талантлы балалар популяр җырларны башкардылар, ә аларның әти-әниләре тамашачылар белән бергә аларга көч биреп тордылар.
Үзәк белгечләре әкият персонажлары образларында тәрбияләнүчеләрне хәрәкәтчән уеннарга җәлеп иттеләр, ә дәвалау физик культурасы буенча инструктор ярышларның сәламәт спорт көндәшлеге кагыйдәләренә ярашлы рәвештә узуын күзәтте.
Бәйрәм флешмоб һәм татлы бүләкләр тарату белән тәмамланды. Балалар һәм ата-аналар уңай тәэсирләр алдылар.