Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында мастер-класс үткәрделәр. Чара кул эшләнмәләренең оригиналь һәм гадәти булмаган төре – кәгазь пластикасы турында күзаллауны киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Белгеч социаль хезмәтләр алучыларга техниканың барлыкка килү тарихы, төрле фигураларга һәм күләмле композицияләр ясау сәнгате турында сөйләде.
Чарада биш кеше катнашты.