Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Рус теле көненә багышланган чаралар үткәрелде. Учреждение белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә «Алтын балык» театраль постановкасын күрсәттеләр, А. С. Пушкинның әкиятләрен искә төшерделәр, классик әсәрләре мотивлары буенча рәсемнәр буядылар, яраткан шигырьләрен укыдылар һәм авторның тормышы һәм иҗаты турында сөйләштеләр. Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар өчен «Евгений Онегин» викторинасы оештырылды.
Чараларның максаты – социаль хезмәтләр алучыларның күзаллауларын киңәйтү һәм аларны Россиянең иҗади мирасына җәлеп итү.