Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Рус теле көне билгеләп үтелде

2023 елның 6 июне, сишәмбе

6 июньдә Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар бүлеге тәрбиячесе Гөлзәйнәп Ганиева Рус теле көненә багышланган чара үткәрде. Балаларны бу датаның барлыкка килү тарихы белән таныштыралар, балалар шигырьләр укыдылар, үзләре дүрт юллык шигырьләр язарга тырыштылар.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында А. С. Пушкинның шигырьләрен укыдылар Учреждение тәрбиячесе «Пушкин – рус шигърияте кояшы» дәресе үткәрде.

«Китап терапиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында Зәй районында «Шатлык» үзәгендә социаль хезмәтләр алучыларның авыл китапханәчеләре белән очрашулары оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре үзләре белән күчмә китап күргәзмәләре, фотоальбомнар, А. С. Пушкин әсәрләренә картиналар репродукцияләре алып килделәр, бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Пушкин белән көн үткәр» уенында, әдәби викторинада, шигырьләр конкурсында катнаштылар, спорт уеннарында ярыштылар.

Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрне «Яшьлек» район мәдәният йортына чакырылдылар, анда алар классик әсәрләре буенча уеннарда катнаштылар, А. С. Пушкин әсәрләреннән өзекләр тыңладылар, шагыйрьнең әкиятләре буенча мультипликацион фильмнар карадылар.

Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар, үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә әдәби-шигъри очрашу үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International