Татарстанлыларны «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашырга чакыралар

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Республика оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, Татарстан Республикасында XI «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең ачык республика телевизион иҗат фестивале старт алды.

Фестивальнең зона турлары 2023 елның октябрендә Түбән Камада, Әлмәттә һәм Казанда узачак. Финал һәм гала-концерт быел ноябрьдә республика башкаласында узачак.

Фестивальдә катнашу өчен 2023 елның 25 сентябренә кадәр гариза бирергә кирәк. Филиал челтәре булган оешмалар һәр аерым бүлекчәдән аерым командалар белән катнаша ала.

Фестиваль турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында (https://mpt.tatarstan.ru/ezhegodniy-otkritiy-respublikanskiy-televizionniy.htm) һәм фестиваль сайтында www.bzzm.ru урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International