Социаль хезмәткәр көне алдыннан министр Эльмира Зарипова матбугат конференциясендә катнаша

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Иртәгә, 8 июньдә, Россиядә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу дата алдыннан бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Социаль эш: үсеш векторлары» темасына матбугат конференциясе оештырыла. Спикер булып Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясый.

Татарстан Республикасының социаль тармагында 9,5 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә. Көн саен алар күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, балаларга һәм өлкәннәргә, ветераннарга һәм инвалидларга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтәләр. Ел саен социаль хезмәткәрләр хезмәтеннән 18 мең татарстанлы файдалана. Республикада 114 дәүләт социаль хезмәт күрсәтүче оешма эшли.

Матбугат конференциясендә Эльмира Зарипова республикада өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын, өлкәннәрнең һәм инвалидларның өй шартларында максималь озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән стационарны алмаштыручы технологияләрне гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Матбугат конференциясенең трансляциясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International