Татарстанлыларны сораштыруда катнашырга чакыралар

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Дәүләт идарә университеты Россия Федерациясе Дәүләт Думасы аппараты белән берлектә «Инвалид балаларга һәм алар тәрбияләнүче гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтүне һәм социаль яклауны норматив хокукый җайга салуны камилләштерү» темасына эксперт-аналитик тикшеренү үткәрү белән бәйле рәвештә, татарстанлылар 2023 елның 15 июненә кадәр анкеталауда катнаша ала.

Анкеталау Россия Федерациясе субъектлары органнары вәкилләренә; инвалид балаларга һәм алар тәрбияләнүче гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре буенча вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнары вәкилләренә; инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарга; респондентларның киң даирәсенә исәпләнгән.

Сораштыру аноним рәвештә үткәрелә һәм 5–10 минут вакыт ала.

Анкета җаваплары бары тик тикшеренү максатларында гына кулланылачак һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт думасының, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәтен һәм норматив-хокукый көйләүне эшләү һәм гамәлгә ашыру функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органнарының нормалар чыгару эшчәнлегендә законнарны камилләштерү нигезенә салыначак.

Анкетаны сылтамалар буенча үтәргә мөмкин:

- инвалид балаларны тәрбияләүче ата-аналарга:

https://forms.yandex.ru/cloud/645d06c190fa7b6d3c7b39b2/;

- респондентларның киң төркеме өчен (чикләүләрсез):

https://forms.yandex.ru/cloud/645d0f3dd046886dc96aac7e/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International