«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләргә волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләделәр

2023 елның 9 июне, җомга

8 июньдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Светлана Филиппова танып белү сәгате үткәрде. Балалар социаль хезмәтнең эше нәрсәдә, халыкның нинди категориясе кайгыртуга мохтаҗ, социаль хезмәткәрләр нинди ярдәм күрсәтә, социаль профильгә нинди һөнәрләр кертелгән икәнен белделәр.

Волонтерлык темасы да күтәрелде. «Кама таңнары» приюты хезмәткәрләре һәм балалары өчен волонтерлык эшчәнлеге бик якын, чөнки учреждение базасында «Бумеранг» волонтерлык хәрәкәте бар. Балалар педагоглар белән бергә сугыш ветераннарына, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга баралар, махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре ясарга ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International