Бүген, 8 июньдә, социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасында социаль тармакта эшләүгә берничә дистә ел багышлаган белгечләр шактый.
Шундый мисалларның берсе – Дания Хөснетдинова тарихы. Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәренә 53 яшь. 22 елдан артык ул әби-бабайлар тәрбияли. Шушы вакыт эчендә бер генә мәртәбә дә әлеге һөнәрне сайлаганына үкенмәвен сөйли.
«Ватаным Татарстан» газетасында Әлмәт районы социаль хезмәткәре белән эчтәлекле интервью чыкты. Материалны сайтта укырга мөмкин: https://vatantat.ru/2023/06/114655/.
Фото чыганагы: «Ватаным Татарстан»