Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Мөмкинлекләре чикле кешеләргә комплекслы ярдәм» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Россия көнен бәйрәм итү алдыннан Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Экстремизм һәм ватанпәрвәрлек» темасына тематик сәгать үткәрелде. Чара «Метеор» яшүсмерләр клубында узды.
8 июньдә Бөгелмә шәһәренең Яшьләр сараенда Социаль хезмәткәр көне тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Социаль өлкә хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырырга район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова килделәр.
8 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
5 июньдә узган Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне Менделеевск муниципаль районындагы «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен татар китапханәсенә бару белән истә калды, анда учреждение хезмәткәрләре балалар белән «Безнең төп дуслар – һава, урман һәм су» темасына әңгәмә корды.
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә хезмәт алучы 35 кеше өчен Казанга экскурсия оештырылды.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 12 июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дүрт эш урынындагы хезмәт шартларына махсус бәя бирделәр. Чараны уздыруга шулай ук «Эко старт» ҖЧҖ җәлеп ителде.
7 июньдә Буа муниципаль районында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. Чарага районның социаль тармак учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук тармак ветераннары чакырылган иде.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36 205 берәмлекне тәшкил итте.