Һөнәри бәйрәм уңаеннан Спас районының иң яхшы социаль хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды. Бүләкләү тантанасында район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Надежда Шеронова катнашты.
Нәтиҗәле хезмәтләре һәм үз бурычларын намус белән үтәгәннәре өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хатлары белән кер юу машинисты Галина Гнидина һәм сакчы Алексей Брендин бүләкләнделәр. Район башлыгының рәхмәт хатларын официант Нина Трубкинага, караучы Наталья Корнеевага тапшырдылар.
Тәрбияче Ирина Телицына, хисапчы Анастасия Кузнецова, өлкән шәфкать туташы Анна Трембицкая, административ-хуҗалык тәэмин итү буенча белгеч Наталья Батракова, аш-су остасы Кристина Галимуллина, шофер Валерий Пиманов учреждение администрациясенең грамоталарын алдылар.