Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә Чаллы халкына 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән эш урыннары тәкъдим ителәчәк

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда 23 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. «КАМАЗ» мәдәният йортында дәгъвачыларга 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясендә узган матбугат конференциясендә Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, барлыгы алты мәйданчык оештырылачак. Беренче мәйданчыкта эш урыннары ярминкәсе урнашачак, анда шәһәрнең 25 эре предприятиесе 40 меңнән 120 мең сумга кадәр хезмәт хакы белән 1,5 меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәк.

Икенче мәйданчык – уку урыннары ярминкәсе. Югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортлары укучыларны иң кирәкле һөнәрләр буенча укыту программалары белән таныштырачак.

Өченче мәйданчык үз эшен ачарга теләгән гражданнар өчен ачык булачак. Дүртенчесе һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыгы булачак. Бишенче мәйданчыкта ерак төбәкләрдән килгән эш бирүчеләр белән онлайн-әңгәмәләр узачак.

Алтынчы мәйданчык Мәдәният сараена керү алдында урнашачак, биредә мәшгульлек хезмәтенең мобиль офисы эшләячәк, белгечләр барлык хезмәтләр, сервислар һәм эш бирүчеләр өчен мөмкинлекләр турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International