Татарстанның социаль хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

8 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегенә визиты кысаларында тармак белгечләрен хөрмәтләү тантанасы булды.

Алексей Песошин социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, халыкны социаль яклау һәм социаль хезмәт күрсәтү системасындагы казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем түбәндәгеләргә бирелде:

- Светлана Аджаловага, Баулы муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы;

- Фәнүзә Зариповага, Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре;

- Антонина Ивановага, Түбән Кама муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приюты тәрбиячесе;

- Русудан Ивановага, Мамадыш муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре;

- Светлана Новиковага, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының эш башкару бүлеге башлыгы;

- Ирина Скрябинага, Яр Чаллы шәһәрендәге социаль яклау идарәсе башлыгы.

Социаль яклау системасын камилләштерүгә зур өлеш керткәне һәм эшендә югары күрсәткечләр күрсәткәне өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте игълан ителде:

- Игорь Бессарабовка, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының контроль-ревизия эше бүлегенең әйдәп баручы белгече;

- Нәзирә Хәмидуллинага, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы;

- Ольга Гәрәевага, Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече.

Шулай ук диплом һәм акчалата премия бүген Т. В. Кәлимуллина исемендәге премия җиңүчесенә тапшырылды. Бүләкне психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Кама Аланы интернат-йорты директоры Татьяна Краснова алды.

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Татьяна Валентиновна Кәлимуллина истәлегенә премия быел беренче тапкыр үткәрелде. Иң яхшы җитәкче исеме өчен барлыгы 11 җитәкче көрәште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International