8 июньдә Бөгелмә шәһәренең Яшьләр сараенда Социаль хезмәткәр көне тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Социаль өлкә хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырырга район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова килделәр.
Бу көнне социаль хезмәтләр хезмәткәрләренә авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм, социаль хезмәтләр алучыларга карата сизгер һәм сакчыл мөнәсәбәт, игелек, ярдәмчеллек һәм сабырлык өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.