7 июньдә Буа муниципаль районында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара оештырылды. Чарага районның социаль тармак учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук тармак ветераннары чакырылган иде.
Буа дәүләт драма театры бәйрәм кунакларын «Дәрвиш» спектакле белән сөендерде. Шулай ук хөкүмәт, ведомство һәм район бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Аларны социаль хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова һәм Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов тапшырдылар. Бүләкләрне 26 кеше алды.