Россия көнен бәйрәм итү алдыннан Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Экстремизм һәм ватанпәрвәрлек» темасына тематик сәгать үткәрелде. Чара «Метеор» яшүсмерләр клубында узды.
Балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән экстремизмның нәрсә икәнен, кешелеккә нинди куркыныч янавын карадылар. Шулай ук яшүсмерләр ватанпәрвәрлекнең нәрсә икәнен аңлаттылар.
Чарада 15 кеше катнашты.