Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикле кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар

2023 елның 9 июне, җомга

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Мөмкинлекләре чикле кешеләргә комплекслы ярдәм» дигән темага түгәрәк өстәл узды.

Очрашу кысаларында инвалидлар өчен ташламалар, социаль гарантияләр, түләүләр һәм пособиеләр бирү, балаларның белем бирү оешмаларында булу өчен шартлар бирү, медицина тәэмин итүен оештыру мәсьәләләре каралды. Инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләгә адреслы консультация һәм ярдәм күрсәтелде.

Күчмә утырыш 59 нчы полилингваль гимназиядә дәвам итте, анда инвалидларны эшкә урнаштыру, инвалидларны җәмгыятькә интеграцияләү мәсьәләләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International