8 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Чараның максаты – учреждение традицияләрен һәм коллективта игелекле, ихтирамлы мөнәсәбәтләрне саклау, ныгыту.
Хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән социаль адаптация бүлеге мөдире Наталья Попова котлады. Иң яхшы белгечләр мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән билгеләнде. «Болгарлар» бию театры иҗат коллективының концерт программасы барлык катнашучылар өчен матур музыкаль бүләк булды.