ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Буыннар диалогы» дигән чара уздырдылар. Ул Россиядә Укытучылар һәм остазлар елына багышланган.

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре тарафыннан «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформада тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34 385 берәмлекне тәшкил итте.

«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Наркотикларсыз дөнья. Бәхетле балачак дөньясы» дигән рәсемнәр һәм плакатлар конкурсы үткәрелде.

13 июньдә Тәтеш муниципаль районы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре өчен тантаналы чара узды. Җыелганнар алдында район башлыгы Рәмис Сафиуллов, социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова, «Тәтеш балкышы» директоры Лилия Анисимова котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

14 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы айлык кысаларында «Пионербол – команда уены» дигән чара уздырылды.

13 июньдә Түбән Кама шәһәренең «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең бүлек мөдире Гөлия Шишкина һәм социаль эш буенча белгеч Нурисә Гыйльметянова җитәкчелегендәге социаль хезмәтләр алучылар махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүгә үз өлешләрен керттеләр.


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 15 нче санлы китапханә-филиал Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалары өчен «Халык мотивлары» уен программасын үткәрде.

23 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Чара эш эзләүчеләргә кирәкле һөнәр табарга, ә эшкә урнашканнарга эшчәнлекләрен үзгәртү турында уйларга ярдәм итәчәк. Консультантлар ярдәмендә ярминкәдә катнашучылар үзләренең карьера юлларын планлаштыра алачак. Ярминкәдә вакансияләр белән беррәттән, «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.

Июнь аенда казанлылар өчен вакансияләр ярминкәләре уздырылачак. Татарстанлылар эш бирүчеләр белән очраша, вакантлы вазыйфалар турында белә, шулай ук мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультацияләр ала алачак.

22 июньдә Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International