13 июньдә Түбән Кама шәһәренең «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең бүлек мөдире Гөлия Шишкина һәм социаль эш буенча белгеч Нурисә Гыйльметянова җитәкчелегендәге социаль хезмәтләр алучылар махсус хәрби операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүгә үз өлешләрен керттеләр.
Үсешләрендә үзенчәлекләре булган яшьләр маскировка челтәрләрен үрүдә катнаштылар. Үрү техникасы гади, әмма күп вакыт таләп итә, һәм шулай да яшьләр сугышчыларга ярдәм итәргә шат иде. Катнашучылар үзләренең бөтен көчләрен һәм осталыкларын кулландылар.
Чара социаль хезмәтләр алучыларга патриотик тәрбия бирү, аларны җәмгыятькә социализацияләү кысаларында уздырылды.