Июнь аенда казанлылар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәләре уздырылачак

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Июнь аенда казанлылар өчен вакансияләр ярминкәләре уздырылачак. Татарстанлылар эш бирүчеләр белән очраша, вакантлы вазыйфалар турында белә, шулай ук мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультацияләр ала алачак.

Әйтик, 15 июньдә Р. Зорге урамы, 102 адресы буенча Казанның Совет районы халкы өчен вакансияләр мини-ярминкәсе узачак. Белешмәләр өчен телефон: (843) 205-54-53.

21 июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр вакансияләр ярминкәсе Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак. Казанлыларны Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: (843) 560-88-98.

Шулай ук 21 июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Мәскәү һәм Киров районнары халкы өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәреләчәк. Чара Гагарин урамы, 46 адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: (843) 564-58-72.

22 июньдә 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Вахитов һәм Идел буе районнары буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр мини-ярминкәсе узачак: Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7. Сорауларны (843) 224-86-83 телефоны буенча бирергә мөмкин.

2022 елда Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләү максатыннан 17 меңнән артык татарстанлы мөрәҗәгать иткән. Аларның 10,5 меңе (60 %) эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International