14 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы айлык кысаларында «Пионербол – команда уены» дигән чара уздырылды.
Чара башында инструктор социаль хезмәт алучылар белән бергә мускулларны һәм буыннарны дөрес эшләү өчен җиңел җылыту үткәрде. Волейбол ту,ын бирүнең төрле алымнары һәм техникасы күрсәтелде һәм эшкәртелде. Аннары катнашучыларны ике командага бүлделәр. Балалар зур дәрт белән уенга кушылдылар һәм яхшы кәеф белән тулдылар. Команда уены нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.
Социаль хезмәтләр алучылар пионербол уйнарга өйрәнделәр һәм бик канәгать калдылар. Чарада ун кеше катнашты.