Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 15 нче санлы китапханә-филиал Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалары өчен «Халык мотивлары» уен программасын үткәрде.
Балаларны татар милли костюмындагы алып баручы каршы алды. Күңелле халык уеннары, конкурслар һәм викториналар ярдәмендә ул аларны татарлар, үзбәкләр, таҗиклар, башкортлар, удмуртлар, чуашлар, марыйлар һәм Урал халыклары мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштырды. Балаларга кунакка милли костюмнарда Алтай халыклары вәкилләре килде. Алар үз халкының гадәти булмаган бәйрәмнәре һәм йолалары турында сөйләделәр.
Чарага «Милли мәдәният – халык җаны» китап күргәзмәсе әзерләнде.
Җәйге каникуллар вакытында балалар мавыктыргыч һәм файдалы итеп ял иттеләр, Россия халыкларында кунакта булдылар. Алар китаплар, мультфильмнар, халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре иленә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.