ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

17 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен урманга йөрү һәм дару үләннәре җыю оештырылды. Чарада шулай ук ветеран-пенсионерларның җирле иҗтимагый оешмасының волонтерлар отряды катнашты.

16 июньдә Яшьләр үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов һәм башка чакырылган кунаклар котлады. Алар социаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәтләрен югары бәяләделәр һәм аларның чиксез сабырлык һәм зур йөрәкле кешеләр булуын ассызыкладылар.

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен компьютер грамоталылыгы буенча олимпиада узды. Чара «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проекты кысаларында оештырылды. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларын кулланып тормышка ашырыла.

16 июньдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында «Тормыш стиле – сәламәтлек» мәгълүмати сәгате үткәрде. Балигъ булмаганнар катнашындагы чара 3 нче патронаж участогында узды.

23 июньдә Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. Чара Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада узачак.


16
июнь, 2023 ел
җомга

23 июньдә Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. Чара Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада узачак.

Татарстан Республикасы Рәисенең «2023 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 2023 елның 25 мартындагы 189 номерлы Указы нигезендә 2023 елның 28 июне – Корбан бәйрәмен үткәрү башлану көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Сабантуй үткәрделәр.

15 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен нәфис туку фабрикасына экскурсия оештырылды. Чара Тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган иде.

2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы тарафыннан гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International