Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәгълүмати сәгать узды

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

16 июньдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова «Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында «Тормыш стиле – сәламәтлек» мәгълүмати сәгате үткәрде. Балигъ булмаганнар катнашындагы чара 3 нче патронаж участогында узды.

Мәгълүмати сәгать үсеп килүче буын арасында сәламәтлекне саклауга, ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешенә тотрыклы мотивация формалаштыру максатыннан үткәрелде. Балалар кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган факторлар турында фикер алыштылар, мисаллар китерделәр. Алар викториналарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар.

Чара ахырында материалны ныгыту өчен барлык катнашучыларга файдалы белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International