Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Сабантуй үткәрделәр.
Чара программасына ярыш характерындагы уеннар кертелде. Барлык сынауларны да балалар бик яхшы уздылар. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар.
Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева сүзләренчә, мондый чаралар тәрбияләнүчеләрдә татарларның милли мәдәнияте турында күзаллауларны киңәйтә, ватанпәрвәрлек, традицияләргә хөрмәт хисе тәрбияли.