15 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен нәфис туку фабрикасына экскурсия оештырылды. Чара Тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көненә багышланган иде.
Алексеевск нәфис туку фабрикасы Россиядә кулдан бизәк туку традицияләрен саклаган һәм үстергән берничә предприятиеләрнең берсе булып тора. Предприятие директоры Елизавета Терентьева сөйләвенчә, фабрика сәүдәгәр Макарихинаның элеккеге йортында урнашкан: «Сәүдәгәр монда крестьян хатын-кызларын җыйган һәм аларны бу һөнәргә өйрәткән булган. Ә 1927 елда биредә «Ударница» артеле оештырыла, ул тиз үсеш ала башлый һәм Бөек Ватан сугышы елларында бөтен илгә яңгырый. Фронт өчен кием һәм юрганнар тегәләр. Иң яхшы елларда фабрикада 380 тукыучы исәпләнә».
Балаларга чын туку цехы, тукучыларның эше турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр, алар кулдан бизәк тукуның чын шедеврлары ничек барлыкка килүен күрә алдылар. Шулай ук балаларга җитештерелгән әйберләрнең төп ассортиментын күрсәттеләр. Алар барысы да табигый мамыктан һәм җитеннән эшләнә. Фабрикада уникаль борынгы кәсеп белән беррәттән, тәрбияләнүчеләр заманча җиһазлар белән җиһазландырылган тегү цехының ничек эшләвен күрделәр.