Әлмәттә Социаль хезмәткәр көне уздырылды

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

16 июньдә Яшьләр үзәгендә Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Социаль өлкә хезмәткәрләрен Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов һәм башка чакырылган кунаклар котлады. Алар социаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәтләрен югары бәяләделәр һәм аларның чиксез сабырлык һәм зур йөрәкле кешеләр булуын ассызыкладылар.

Яхшы һәм озак еллар эшләгән өчен «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләү Әлмәт районының җыр һәм бию коллективларының бәйрәм концерты белән чиратлашып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International