Татарстанлылар «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенә чакырыла

2023 елның 16 июне, җомга

23 июньдә Татарстан Республикасында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең икенче этабы узачак. Чара Казанда, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада узачак:

- Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 69, мәгълүмат өчен телефон: 8 917 395 45 74;

- Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22 (22/01) («КАМАЗ» мәдәният сарае), мәгълүмат өчен телефон: 8 917 270 08 94;

- Түбән Кама шәһәре, Мәктәп бульвары, 7/2 («Ковер» яшьләр инициативалар үзәге), мәгълүмат өчен телефон: 8 917 884 25 55, (8555) 41-69-23.

Ярминкәдә 377 предприятиедән 9,5 меңнән артык вакансия тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, эш эзләүчеләр үзләренең һөнәри компетенцияләрен ничек арттырырга яки ихтыяҗлы һөнәр буенча яңадан укыту үтәргә, шулай ук эшкә урнашканда яки башка төбәккә күченгәндә дәүләт тарафыннан алырга мөмкин булган ярдәм турында белә алачак.

Федераль этап өчен махсус рәвештә «Россия эше» порталында дүрт мәйданчыктан: Владивостоктан, Екатеринбургтан, Мәскәүдән һәм Туладан 8 сәгатьлек онлайн-марафон үткәреләчәк. Гомумән алганда, 40ка якын спикер хезмәт базарының актуаль темалары буенча онлайн-дискуссияләрдә катнашачак.

Эшлекле программа һәм төп төбәк чаралары турында мәгълүмат тиздән «Россия эше» порталында басылып чыгачак.

Исегезгә төшерәбез, «Демография» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү проекты гамәлгә ашырыла. Мәшгульлек үзәкләренең карьера консультантлары шәхси рәвештә карьераны планлаштырырга һәм гражданның тормыш хәлен исәпкә алып, иң туры килгән вакансияне сайларга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International