Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен компьютер грамоталылыгы буенча олимпиада узды. Чара «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проекты кысаларында оештырылды. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларын кулланып тормышка ашырыла.
Биш ай дәвамында дәресләрдә укучылар компьютер программаларын үзләштерделәр, текст язарга, презентацияләр ясарга, график редакторларда рәсем ясарга өйрәнделәр, ТР Дәүләт хезмәтләре порталы белән таныштылар. Уку елы нәтиҗәләре буенча компьютер олимпиадасы уздырылды. Балалар тәкъдим ителгән биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
«Айтишка» олимпиадасы ахырында җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр. Олимпиадада катнашучыларның калганнары да бүләксез калмады – алар катнашучылар дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.