ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2023 ел
җомга

Көндезге эш белән тәэмин итү һәм җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә психик тайпылышлары булган кешеләрне җәлеп итү максатыннан «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан шәһәрнең төрле социаль, мәгариф, мәдәни оешмаларын җәлеп итеп, даими рәвештә чаралар оештырыла.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Яшьләр көне кысаларында инклюзив чара оештырылды. «Иллюзион» кинотеатры базасында «Super поколение» җәйге лагере балалары белән берлектә чара уздырылды.

2023 ел Россиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Остазлык – яшьләр белән һөнәрне үзләштергәндә мөһим һәм кирәкле эш формаларының берсе.

27 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Елена Зверева мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән «Бергә атлау күңелле» технологиясе буенча «Яшь актерлар» дәресе үткәрде. Чара арт-терапия чаралары белән балаларның агрессив, адекват булмаган тәртибен төзәтүгә, коллективта үзара эш итү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

30 июньдә Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яшь инвалидларны тернәкләндерү һәм абилитацияләүдә компьютер грамоталылыгы» дигән темага методик берләшмә булып узды. Чара «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 30 июньдә Сабантуй узды. Чара Әлмәт шәһәренең «Татнефть – энергия добра» хәйрия фонды ярдәме белән, «Халык мәдәнияте чыганакларына» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

26 июньдә Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков наркоманияне профилактикалау буенча әңгәмә оештырды.

29 июньдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Үз-үзеңә юл» ата-аналар клубының планлы очрашуы узды. Клуб очрашулары психик тайпылышлы балаларның ата-аналарына психологик ярдәм программасы кысаларында уза.

1 июньнән 27 июньгә кадәр Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында чаралар үткәрелде.

Гыйнвардан июньгә кадәр Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Спорт режимында» тормыш мәктәбе» проекты гамәлгә ашырылды. Ул 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды. Проект балигъ булмаганнарның деструктив булмаган тәртибен профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International