4 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт инструкторы Ольга Давыдова «Аш-су мәктәбе» түгәрәгендә чара үткәрде. Мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр җиләк компоты һәм «Бәрәңге» пирожные әзерләргә өйрәнделәр.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты балалары локомотив депо тарихы музеена танып белү экскурсиясендә булдылар. Депо буенча экскурсияне тармак ветераны Николай Золотухин үткәрде.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» технологиясе гамәлгә ашырыла. Мәктәпнең эшчәнлеге халыкка ярдәм күрсәтүгә, социаль хезмәткәрләрдә, авыруларның туганнарында өй шартларында карауга мохтаҗ булган аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 35 005 берәмлек тәшкил итә.
Тәтеш районы территориясендә яшәүче гаиләләргә ведомствоара чыгулар «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан атна саен оештырыла. Торак биналарда янгын куркынычсызлыгын, балигъ булмаган балаларга карата ата-ана бурычларын үтәүне, азык-төлек, беренче кирәкле чаралар булуны контрольдә тоту чараларның бурычы булып тора.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре булган квалификация кысаларында һөнәри дәрәҗәне күтәрүгә һәм стационар учреждениеләрдә озак вакыт карау системасы элементларын кертү өчен кирәкле өстәмә компетенцияләр алуга юнәлдерелгән уку дәресләрендә катнашалар.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре волонтерлык һәм ирекле оешмалар белән актив эшлиләр.
Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы үткәргән тикшерүләрнең оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның апрель–июнь айларында Татарстан Республикасы эшче көчләр саны уртача 2 064,8 мең кеше тәшкил иткән. Шуларның 2020,8 меңе икътисадта мәшгуль булган. 42,5 мең кеше, яки эшче көчләр санының 2,1 %, эшләмәгән, әмма актив эш эзләгән.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 34 493 берәмлекне тәшкил итте.
Халыкара инклюзив иҗади уеннар – Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле иҗади фестивальләрдә җиңүчеләр булган инвалидлар һәм инклюзив иҗади коллективлар арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә югары казанышлар өлкәсендә ярышлар.