«Россия эше» порталында Татарстан эш бирүчеләренең 35 меңнән артык вакансиясе тәкъдим ителгән

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 35 005 берәмлек тәшкил итә. Шулардан:

- 21,3 % җитештерүдә (7,5 мең эш урыны);

- 8,3 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (2,9 мең эш урыны);

- 5,4 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,9 мең эш урыны);

- 5,4 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,9 мең эш урыны);

- 4,2 % транспорт өлкәсендә (1,5 мең эш урыны);

- 3,4 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,2 мең эш урыны);

- 2,4 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,8 мең эш урыны);

- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);

- 49,3 % – башка өлкәләрдә (17,2 мең эш урыны).

2023 елның 5 июленә Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,18 кеше тәшкил итә. Рәсми рәвештә эшсезләр сыйфатында 6 127 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International