Татарстан Республикасында ел башыннан эшсез гражданнар саны кимеде

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы үткәргән тикшерүләрнең оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның апрель–июнь айларында Татарстан Республикасы эшче көчләр саны уртача 2 064,8 мең кеше тәшкил иткән. Шуларның 2020,8 меңе икътисадта мәшгуль булган. 42,5 мең кеше, яки эшче көчләр санының 2,1 %, эшләмәгән, әмма актив эш эзләгән.

Татарстан Республикасында мәшгульлек дәрәҗәсе 62,0 % тәшкил итә.

Ел башыннан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарында теркәлгән эшсезләр саны 1 358 кешегә кимегән (2023 елның 1 гыйнварына 7,5 мең кеше, 0,37 %). 5 июльгә теркәлгән эшсезләр саны 6 113 кеше, яки эшче көч санының 0,30 % тәшкил итә.

Бүгенге көндә эш бирүчеләр тарафыннан 34,5 мең вакансия тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,18 кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International