Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россия эше» порталында белдергән вакансияләр саны 34 493 берәмлекне тәшкил итте. Шулардан:
- 20,9 % җитештерүдә (7,2 мең эш урыны);
- 8,3 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (2,9 мең эш урыны);
- 5,5 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (1,9 мең эш урыны);
- 5,3 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,8 мең эш урыны);
- 4,3 % транспорт өлкәсендә (1,5 мең эш урыны);
- 3,3 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (1,2 мең эш урыны);
- 2,4 % азык-төлек сәнәгате өлкәсендә (0,8 мең эш урыны);
- 0,3 % консалтингта (0,1 мең эш урыны);
- 49,7 % – башка өлкәләрдә (17,1 мең эш урыны).
2023 елның 4 июленә Татарстан Республикасы хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,18 кеше тәшкил итә. Рәсми рәвештә эшсезләр сыйфатында 6 113 татарстанлы теркәлгән.