Карау мәктәпләрендә социаль хезмәткәрләр һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары өчен укыту дәресләре дәвам итә

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Карау мәктәбе» технологиясе гамәлгә ашырыла. Мәктәпнең эшчәнлеге халыкка ярдәм күрсәтүгә, социаль хезмәткәрләрдә, авыруларның туганнарында өй шартларында карауга мохтаҗ булган аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау күнекмәләрен булдыруга юнәлдерелгән.

Укыту дәресләре индивидуаль һәм төркемле формаларда үткәрелә. Шушы көннәрдә социаль эш буенча белгеч Гөлшат Заһидуллина өйдә «Стресслы хәлләрне профилактикалау ысуллары» темасына төркемле дәрес үткәрде. Чара махсус техник тернәкләндерү чаралары белән җиһазландырылган Карау мәктәбе кабинетында узды.

Стрессны профилактикалауга юнәлдерелгән даими чаралар борчылу һәм депрессия дәрәҗәсен киметүгә, үз-үзеңә ышанычны арттыруга ярдәм итә. Стрессны профилактикалау – эмоциональ сәламәтлекне саклау өчен мөһим шарт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International