Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре волонтерлык һәм ирекле оешмалар белән актив эшлиләр.
5 июльдә «Тургай» гаилә клубы волонтеры Сәида Гайнетдинова җитәкчелегендә көндезге тору бүлеге хезмәт алучылары өчен кереш нейропсихология дәресе узды. Нейропсихологик дәресләр төрле эш формаларын үз эченә ала: ассоциатив уеннар, хәрәкәт күнегүләре, шулай ук артикуляция һәм баланслауны үстерү, күрү игътибарын формалаштыру күнегүләре.
Нейропсихолог белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә социаль хезмәтләр алучыларның эмоциональ фоны тотрыклыланды, потенциаль мөмкинлекләре ачылды, үз-үзләренә хөрмәт һәм ышаныч артты.