ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2023 ел
җомга

5 июльдә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, газ хезмәте һәм профилактика системасы субъектлары белән берлектә, имин булмаган һәм күпбалалы гаиләләргә чираттагы профилактик бару үткәрделәр. Чараның максаты – янгыннарны һәм сөрем газы белән агулануны профилактикалау.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Идел буе халыклары уеннары» дигән танып белү чарасы үткәрделәр.

Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Сәламәт бул» кислород фитобары» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Кем ул чит кеше?» темасына әңгәмә узды. Балалар таныш булмаган кешеләр белән очрашканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук көндәлек тормышта килеп чыга торган куркыныч хәлләрне карадылар, алардан качарга ярдәм итә торган кагыйдәләрне укыдылар.

5 июльдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Яклау астында балачак» дигән хокукый мәгълүмати сәгать узды. Чараның максатлары балигъ булмаган гражданнарда хокукый белемнәр системасын формалаштыру һәм бала хокукларын яклау буенча норматив-хокукый документларны өйрәнүгә танып белү кызыксынуын үстерү иде.

5 июльдә Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар бәйрәме – Нептун көне узды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Оригами техникасында чәчәкләр» дигән мастер-класс үткәрелде. Чара гаилә традицияләре һәм кыйммәтләре турында белемнәрне киңәйтүгә, шулай ук катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19 июньнән 3 июльгә кадәр Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, шул исәптән аутистик спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлар булган балалар өчен, махсус шартлар оештыруда тотышны гамәли анализлау ысулларын куллану» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде.

Бүген Казанда «Чын йөрәктән – От чистого сердца» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм «Бизнес хатын-кызлары» Россия ассоциациясе игълан иткән конкурс социаль эшкуарлар һәм КБО эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итәргә, бу юнәлешнең үсешен стимуллаштырырга тиеш.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Буа районында «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны тәрбиягә алган гаилә» технологиясе гамәлгә ашырыла. Ул өлкәннәр һәм инвалидларның гаиләдә мөмкин кадәр озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International