Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты балалары локомотив депо тарихы музеена танып белү экскурсиясендә булдылар. Депо буенча экскурсияне тармак ветераны Николай Золотухин үткәрде.
Музейда уникаль фотосурәтләр, китаплар һәм тимер юлчыларның бүләкләре тәкъдим ителгән. Экспонатларның бер өлеше сугыш елларында тимер юл эшчәнлегенә багышланган. Диварда аерым урынны депоның иң яхшы хезмәткәрләренең фамилияләре һәм фотолары белән мактау тактасы алып тора. Яшүсмерләрнең игътибарын шулай ук укыту тренажеры җәлеп итте – һәркем үзен машинист ролендә сынап карый алды.
Мондый экскурсияләр һөнәри үзбилгеләнүдә активлыкны арттырырга ярдәм итә, хезмәт эшчәнлегенә уңай караш формалаштыра, һөнәрләргә һәм хезмәт нәтиҗәләренә хөрмәт тәрбияли.
Чарага 12 укучы килгән иде.