Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында «Сәламәт бул» кислород фитобары» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проект кысаларында балалар сәламәтлек дәресләрендә катнашалар, үсеш өчен уеннар уйныйлар, белгечләр дару үләннәренең дәвалау үзлекләре темасына танышу әңгәмәләре үткәрәләр.
Кислород фитобары технологиясен куллану ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм «Кама таңнары» приютында тернәкләнүче балаларның организмын гомуми сәламәтләндерү процессына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Балалар кислород коктейльләрен, үлән чәйләрен рәхәтләнеп эчәләр, проект буенча планлаштырылган чараларда катнашалар.
Авырулар мониторингы күрсәткәнчә, проектта катнашучылар арасында салкын тию авырулары саны 3 процентка кимегән.
Проектны гамәлгә ашыру «Время побед» автоном коммерциячел булмаган оешмасының 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантлары бирү проектлары конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.