19 июньнән 3 июльгә кадәр Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен, шул исәптән аутистик спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлар булган балалар өчен, махсус шартлар оештыруда тотышны гамәли анализлау ысулларын куллану» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде.
Уку «Передышка» проектының хәйрия программасы кысаларында узды.
Тыңлаучылар алдында «Справедливая помощь Доктора Лизы» Халыкара хәйрия иҗтимагый оешмасы президенты Ольга Демичева чыгыш ясады.
Укуда мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йортлары һәм Республика ресурс үзәге белгечләре – барлыгы 21 кеше катнашты.