«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Буа районында «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны тәрбиягә алган гаилә» технологиясе гамәлгә ашырыла. Ул өлкәннәр һәм инвалидларның гаиләдә мөмкин кадәр озак яшәү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
2017 елның мартыннан 1 төркем инвалид Нурия Агләмова Абдулмановлар гаиләсендә яши. «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ай саен өлкән яшьтәге кешегә килеп, аның хәле турында беләләр. Нурия Агләмова яшәү шартларыннан һәм караудан тулысынча канәгать.
Олы кешенең тормыш сыйфатын яхшыртуга гаиләдәге уңай атмосфера тәэсир итә. Нурия Агләмова кайгыртучанлык һәм игътибар белән әйләндереп алынган. Ул аны тәрбиягә алган гаиләгә чын күңелдән рәхмәт әйтә.