Теләче районында гаиләләр белән профилактик чаралар үткәрелде

2023 елның 7 июле, җомга

5 июльдә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, газ хезмәте һәм профилактика системасы субъектлары белән берлектә, имин булмаган һәм күпбалалы гаиләләргә чираттагы профилактик бару үткәрделәр. Чараның максаты – янгыннарны һәм сөрем газы белән агулануны профилактикалау.

Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулар ачыкланды. Гражданнар белән көнкүреш приборларын, газ һәм электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелде. Гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре язылган буклетлар һәм белешмәләр бирелде.

Шулай ук вентиляция каналларын чистарту һәм төтен чыгару җайланмаларын тикшерү буенча эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International